Башкортстанда йөк машиналары һәм автобуслар йөри торган күпер ишелгән 19 апрельдә төнлә белән Башкортстанның Баймак районындагы Темәс авылында күпер җимерелгән. Шырды елгасы аша уза торган күпернең ишелеп төшүе турында социаль челтәрләрдә язганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Социаль челтәр кулланучылар бу күпер янында утлар булмавы, аның аша зур йөк машиналары, автобуслар һәм автомобильләр йөрүе турында яза. Күпер ишелгәндә беркем дә имгәнмәгән. Фаҗига килеп чыкмасын өчен, биредә яшәүче кешеләр төнлә белән барып, күпергә керү юлына бүрәнәләр куйган. Юлны бүрәнәләр белән каплаганчы... Читать полностью...