«Себер татарлары белән безнең тарих бәйләнгән»
Тарихчы Дамир Исхаков әңгәмә башында Себер территориясе турында мәгълүмат бирде:
Себер дигәч, зур бер территория күз алдына килә. Ул җирлекнең исеме Себер ханлыгыннан калган, аның башкаласы Себер булган. «Савер», «Сувар», «Шевер» дигән варианты да булган. Ул Болгар заманында булган төркемнәр белән бәйле. Себер татарлары белән безнең тарихлар бик бәйләнгән.
Төмән өлкәсенең «Мирас» татар төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова...