Америка эшмәкәре, «SpaceX», «Tesla», «The Boring Company», «Twitter» (X) компанияләренең җитәкчесе, «Neuralink» һәм «OpenAI» компанияләренең өлешчә хуҗасы булган Илон Маскның табышы 439 миллиард доллардан артып киткән, дип хәбәр итә «Bloomberg». Ул – табышы 400 миллиардтан артып киткән беренче кеше. Илон Маскның табышы Россия бюджетыннан артып киткән, дияргә була.
439 миллиард долларны ни дәрәҗәдә зур сумма икәнен күз алдына китерергә теләсәк, аны Россия бюджеты белән чагыштырырга була.