Хәния Фәрхинең «Гармунчыга» дигән җырын хәзер яшь җырчы Наилә Әүһәдиева башкарачак. Җырга хокукларны аңа мәрхүмә Хәния апа Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров һәм кызлары Алсу биргән. Бу турыда Наилә Әүһәдиева социаль челтәрдә хәбәр итте.
«Татар эстрадасының алиһәсе, якташым Хәния Фәрхинең җырын башкару минем өчен зур горурлык. Хәния апа кебек башкара алмасам да, аның җырларын яшәтү максатында, аның якты истәлегенә багышлап, «Гармунчыга» җырын үз репертуарыма алдым.
Кабул итеп ал, тамашачым.