Ятим бала – моңлы була, диләр. Сәүбән абый Чуганаевка да бик иртә әти-әнисез калырга, тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килә. Пермь өлкәсе Барда районы Йөкшер авылында туып-үсеп, яшьли ике канатсыз калган егетнең дә күңелендәгесе моң булып түгелә, хис-кичерешләре, әйтәсе сүзләре – барысы да берсеннән-берсе матур җырларына салына. Аның «Ах, җаныем Бибисара!» (Фердинанд Сәлахов җырлый), «Яран гөл» (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан), «Салкын чишмә» (Айдар Галимов), «Кошлар кайткан чак иде»...