Һиндстандагы кайнар чыганакта Россиядән килгән турист хатынның мәете табылган. Якынча фаразлар буенча, ул суда озак утырган һәм табигый газлар белән агуланган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.
23 ноябрь кичендә Татьяна Лубиан берүзе генә Ганганани авылындагы кайнар чыганакларга бара. Шуннан соң ул кунакханәгә кайтмый. Икенче көнне иртән җирле халык 45 яшьлек турист хатынның җансыз гәүдәсен кайнар чыганак эчендә үк табып ала.
Татьяна Һиндстанга ялга Россиядәге һәм Литвадагы дуслары белән килгән була.