Американың WSVN каналы гаҗәп хәл турында хәбәр иткән. Төрле камераларда утырган 29 яшьлек Дейзи Линк исемле хатын 23 яшьлек Джоан Депас исемле ирдән балага уза.
Джоан телеканалга: «Без бер-беребезгә кагылмадык та, ә Дейзиның, Дева Мария кебек, баласы туды», – дигән.
Башта төрмә җитәкчеләре дә, Дейзиның әти-әнисе дә, кызны төрмәдә көчләгәннәр, дип шикләнгәннәр һәм тикшерү уздыруны таләп иткәннәр. Әмма ДНК-тест Джоанның баланың әтисе икәнен ачыклый.
Ир дә, хатын да кеше үтерүдә гаепләнүчеләр төрмәсендә утыралар.