2018 елның июлендә Америкада яшәүче Джо ДиМеоның тормышы икегә бүленә. Төнге сменадан соң ул машинасында кайтканда йоклап китә, коймага бәрелә, һәм автомобильгә ут каба. ДиМеоны машинадан авария шаһитлары чыгара, әмма аның тәненең 80 проценты пешкән була, дип яза «Комсомольская правда» сайты Телеграм-каналында.
Ирне медикаментоз комага җибәрәләр, бармак очларын ампутациялиләр һәм 20дән артык реконструктив операция ясыйлар. Ә 2020 елның августында Джога бит һәм ике кул күчереп утырталар.