«СтарХит» язуынча, байлар яңа кызык тапкан, аны «гроботерапия» дип атыйлар. Тере кешене җирләгән рәвеш ясыйлар. Шуннан соң ул, имеш, яңа сулыш алып, тагын да шәбрәк итеп яшәп китә.
1,5 миллион сум түләп «гроботерапия» алучылар шактый икән. Бу мода Мәскәү, Петербургта гына түгел, Ижевскига да килеп җиткән. Һәм инде байлар кылануы гына булудан туктап бара, әйтик, Ижевскида бу церемониянең «бюджет» варианты 35 мең сумга тәкъдим ителә икән. Билгеле, церемония дә тыйнак кына уза.
Бу нидән гыйбарәт?