Башкортстанның Аургазы районында 24 мартта Уфа-Оренбург юлында «ВАЗ-2112» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинадагы пассажир ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.
«ВАЗ-2112» машинасы «Камаз» йөк автомобиленә кырыйдан тиеп китә, аннары металл коймага барып бәрелә.
Авариядә җиңел машина йөртүчесенә һәм тагын бер пассажир ир-атка медицина ярдәме кирәк була.
Башкортстан ЮХИДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов сүзләренчә, мәрхүм ир-атка 29 яшь...