Татарстанда коррупциягә каршы иң нык һәм иң аз көрәшкән министрлыкларны ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.
Коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда иң нәтиҗәлесе дип Җир һәм милек мәсьәләләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы, Тарифлар буенча дәүләт комитетлары, Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе табылган.