Бөек Британиядә әни кеше кыз баласын 3 ел буена диван-карават астындагы тартмада асраган. Сабый гарипләнгән, чәчләре чуалып беткән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Баланы 3 яшьлек туган көне алдыннан гына тапканнар. Хәзер анасын төрмәгә утыртканнар.
Гаепләүче судка хәбәр иткәнчә, хатын баланы йокы бүлмәсендә тартмада тота, урамга алып чыкмый, беркем белән аралашмый. Хастаханәгә китергәндә баланың яше 0 дән 10 айга кадәр була, сабый бик ябык, организмына су җитешми. Хатынны балалар белән вәхшиләрчә мөнәсәбәттә...