Гөлназ Сираева күптән түгел генә үзенең сөйгәнен күрсәтеп, тиздән үзләренең гаилә корып җибәрәчәкләре турында сөйләгән иде. Җырчы көннән-көн күбрәк серләрне чишә бара. Гөлназның сөйгәне дә иҗат кешесе булуы ачыкланды. Ул популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыга.
«Бик кызыклы чагым… Минем классташларның кайберләре балаларын кияүгә бирә… Кемнәрдер инде исән түгел…Кемдер бәби таба. Ә безнең Илгиз Исламгәрәев белән никахка әзерләнү этабы», – дип яза бу турыда Гөлназ Сираева.