Башкортстанның Аскар авылында янгында балалар һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Аларның мәетләрен чоланда тапканнар.
Әбҗәлил районындагы Аскар авылында агач йортта янгын төнге икеләр тирәсендә була. Ир белән хатын, аларның 3 яшьлек баласы тәрәзәдән чыгып котылган. Әти белән әни кеше имгәнгән, алар хастаханәдә, нәни бала исән-сау.
10 яшьлек кыз белән 9 яшьлек малай котыла алмаган. Аларның мәетләрен чоланда тапканнар. Балалар уттан һәм төтеннән качып шунда кергән булуы ихтимал.