«Шаян ТВ» каналының социаль челтәрдәге «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова кунак булган. Ул тапшыруның алып баручысы Айгөлнең сорауларына җавап бирде.
– Синең үзеңнең кагыйдәләрең бар. Мисал өчен син гел сул яктан утырырга тиеш, үзеңнең бизәнү әйберләреңне генә кулланырга тиеш. Тагын ниндиләре бар?
– Андый кагыйдәләр бик күп. Мин – бик чиста, пөхтә һәм бик җирәнә торган кеше. Кечкенәдән шулай. Мин үбүләрен яратмыйм. Мине тотуларын, миңа кагылганнарын, бик якын килеп сөйләшкәннәрен яратмыйм.