Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев туган ягында – Азнакай гимназиясендә әдәби музеен әзерләп йөри. Музей Азнакай районы инициативасы белән оештырыла. Ә язучы музей экспонаты булырга мөмкин әйберләрен барлый.
Беркөнне Марсель Галиевның кулында «Яшь ленинчы» газетасының саргайган битләрен (1980 ел, декабрь) һәм шуның яхшы кәгазьгә бастырылган күчермәсен күреп алдым. Музейга тапшырыласы күчермәләр икән. Марсель абый әлеге газетаның тарихын да сөйләде. Үчлекне дөрес куллансаң уңай нәтиҗәләргә китерүнең яхшы мисалы бу ...