Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем сөенечләре белән уртаклаша. Алар тиздән икенче тапкыр әти-әни булачак. Шул уңайдан гаилә бик матур, үзенчәлекле фотосессия ясаган. Булачак әти-әнинең кулларында газета, ә анда «Тиздән бәби туа! Безнең гаиләбезгә кушылуыңа бик шатбыз. Рәхим ит!» – дигән сүзләрне укырга мөмкин. (Бәбиләренең дөньяга киләчәген газета битләре аша хәбәр иткән җырчылар юк иде бугай әле.) «Җан җылыңны тоеп яшим, сизәм йөрәк тибешең. Тиздән күрешәбез, Иншәаллаһ», – дип язган Гүзәлем фотолар янына.