Башкортстанның Яңавыл районы суды биредә яшәүче ир-атка карата җинаять эшен карап бетергән. Ул кеше гомеренә куркыныч итеп сәламәтлеккә авыр зыян китерү сәбәпле саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Былтыр октябрь аенда өйдә ир белән хатын талаша башлый, алар икесе дә «салмыш» була. Ярсынган ир хатынына ташлана. Ул хатынына куллары белән суга, аяклары белән тибә.
Аннары хатын ишек аша ава һәм баскычтан егылып төшеп китә. Ләкин ире кыйнаудан туктамый.