Мамадыш районы Олыяз авылы кызы Илүсә Фәләхова үзенчәлекле блогер буларак танылды. Хәзер ул кияүдә һәм ире Раушан белән Дубайга яшәргә күченеп китәргә җыена.
Бу көннәрдә ул фатирын сатуга әзерли. Беренче эш итеп, Илүсә өс һәм аяк киемнәрен бик арзан бәядән сата һәм бушлай тарата башлаган. Аларны килеп алып китүчеләр дә бар. Ә фатирдагы йорт җиһазларын һәм техниканы туганнарына бирергә уйлаган.
«Караватны әти-әнигә кайтарабыз. Диван, кер юа торган машинаны, суыткычны, аш бүлмәсе шкафларын Руслан белән Ландышка бирәбез...