Краснодар краеның Усть-Лабинск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә математика укытучысы тыңлаусыз балаларны каеш белән кыйнаган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. РЕН ТВ шул хакта яза.
Кадрларда ир-ат укытучының малайларны берәм-берәм такта каршына чыгаруы һәм арт ягына каеш белән сугуы күренә. Балалар авыртудан кычкыра, авыртуын әйтәләр, укытучыдан туктауны үтенәләр, ләкин укытучы дәвам итә һәм тыңлаусызларга күбрәк сугу белән яный.
«Борыл, дим, тизрәк. Тагын ике. Бәхәсләшсәң, ун булыр.