Иске Татар бистәсе турында китап языла: Бу җир белән бәйле һәркем өлешен кертә ала
Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда Иске Татар бистәсе тарихына багышланган китапның проекты тәкъдим ителде.
Китап бистә тарихы турында коры фактлардан гына тормаячак. анда яшәүчеләрнең, танылган нәсел варисларының һәм өлкәннәрнең истәлекләре аша язылачак. Әлеге вакытта Апанаевлар, Камаллар, Үтәгановлар, Каюм Насыйри һәм башкаларның нәсел дәвамчылары истәлекләр белән уртаклашкан. Шулай ук китапта гади эшчеләрнең — элеккеге Муллануров исемендәге Казан химия комбинатында хезмәт иткән кешеләрнең истәлекләре дә урын алачак.