«Без бу сорауны күптән яптык»
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә чыккан бер видеоролик игътибарыбызны җәлеп итте. Видеоны төшерүче Мөслим районы Иске Чакмак һәм Салауз-Мухан авылларын тоташтыручы юлның бер урыны ишелеп, аска иңгәнен күрсәтә. Анда чокыр барлыкка килгән. Машина белән үтүчеләрне кисәтү максатыннан, бу урынны махсус тасма белән уратып алганнар. Телеграм-каналларда видеоны: «Авыл халкының бөтенләй цивилизациядән аерылу куркынычы бар» дип шәрехләгәннәр.
Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан...