Хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды. Мәрасимне Айдар Фәйзрахманов алып барды. Мәрасимгә Эмиль абыйның хезмәттәшләре, аның белән күп еллар татар халкына иҗатын җиткергән хезмәттәшләре, тамашачылары җыелган иде.
– Эмиль абый халкыбыз, хезмәттәшләре күңелендә профессиональ дәрәҗәдә җырларны халкыбызга җиткерүдә югарылыкка ирешкән иң бөек җырчыларның берсе булды. Гомере буе Тукай исемендәге филармониягә хезмәт итте. Аның турында бик күп сөйләргә була...