Үзәк сайлау комиссиясе сайлауны оештыручыларның югары һөнәри дәрәҗәсен тәэмин итәчәк
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан әзерлек эшен активлаштыра. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев комиссиянең 118нче утырышын ачканда шулай дип белдерде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте дип хәбәр итә.
Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү программасын гамәлгә ашыру - өстенлекле бурычлар арасында. Ул сайлау процессында һөнәри күнекмәләрне камилләштерү, цифрлы карарлар...