Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясе проектында катнашучы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче курс студенты Ихтыяр Кыямов язучылар белән очрашуларга йөрүнең файдасы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Минем өчен, беренче чиратта, әлеге бәйге – ул белем, чимал һәм тәҗрибә туплау урыны, чөнки бик күп олпат әдипләр белән аралашабыз. Еш кына сәяхәтләргә чыгабыз, мин аларның берсен дә калдырмадым. Сәяхәткә барганда, гадәттә Ләбиб абый машинасына иң олпат язучы утыра.