Биектау районындагы Сабантуй бәйрәме авыл җирлекләре әзерләгән ишегалларын карау белән башланып киткән иде. Аннары ул төп мәйданда районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуы, пролог өлеше һәм гимннар белән дәвам итте. Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов үзенең сәламләү һәм аграрийларны котлау вакытындагы чыгышында район һәм игенчеләр хакындагы фикерләрен белдерде.
«Сезне чын күңелдән иң мөһим милли бәйрәмебез белән тәбриклим. Ул мөһим даталар белән туры килде.