Биектау районы Сабан туенда билгеле язучы Рафис Корбан да бәйрәм уңаеннан фикерләре белән бүлеште.
«Биектау Сабан туе – минем күңелгә иң якын бәйрәм. Шушы районда туып-үстем, аннары мин әлеге мәйданда яңгыраган Биектау гимны сүзләренең авторы. Сабантуй ачылышы вакытында иң башта Россия, аннан соң Татарстан һәм Биектау гимннары яңгыраган чакта горурланып тыңлап утырдым. Биектау Сабан туйлары элек тә бик матур һәм күңелле үтә иде, быел яңа мәйдан да аеруча күркәм. Биектаулылар басу батырларын...