Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе киң колач белән узды һәм 42 меңгә якын кунакны җыйды. Төп чаралар «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы янындагы мәйданда оештырылды.
Сабан туе «Җир-Ана бәйрәме!» дип аталган театральләштерелгән пролог белән ачылды, анда 600 гә якын кеше - мәктәп укучылары, театр артистлары, вокал һәм хореография коллективлары катнашты. Театральләштерелгән пролог Ватанны саклаучылар елына һәм Түбән Кама районының 60 еллыгына багышланган иде.
Мәйдан территориясендә милли утарлар...