Казан кирмәне яры буенда, Изге Корбан Гаете уңаеннан «Корбан-фест» дигән чара узды. Бәйрәмдә Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче «Апанай апайлары» иҗат төркеме сәхнә тотты. Бу хакта Иман мәдәният- мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе, журналистика ветераны һәм Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнирә Абдрахманова тулырак сөйләде.
««Апанай апайлары» — һәр бәйрәм бизәге. Без бу бәйрәмдә быел икенче тапкыр катнашабыз. Бу юлы да халык күп җыелган.