Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, әлбәттә милли көрәш. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәй Сабан туенда да көне буе дәвам итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Анда яшенә, авырлыгына карап һәр төркемдә җиңүчеләр призлы урыннар алучылар билгеләнде, аларның һәрберсе бүләкләр алды. Яшүсмерләр арасында һәм өлкәннәр арасында абсолют батырны билгеләү өчен көрәш аеруча җитди барды.