16 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә уздырылган чаралар белән таныштырды. Ул киләсе елда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуын билгеләп үтте һәм әлеге дата зур чаралар белән истә калачагын искәртте.
«Муса Җәлилне без бервакытта да онытмыйбыз. Аңа багышланган...