Казанда барган «Russia Halal Expo 2025» индустриясенең маркет күргәзмәсендә ХV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
«Җыенның исеме —«Милли тормыш һәм дин». Халкыбыз өчен бу ике төшенчә аерылгысыз. Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы илкүләм дәрәҗәдәге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»...