Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың күп еллар ислам дөньясы белән багланышлар үрнәге булып торуын әйтте.
«Бүген Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлек үсеше темплары арта, Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Азия, Африка партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Менә инде күп еллар дәвамында Россиянең мөселман дәүләтләре белән планлы эшләвенең яхшы үрнәге булып Татарстан тора», – дип белдерде ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә.