«Язучылар берлеге, әлбәттә, кирәк. Ул – бөтен язучыларны берләштереп, тоташтырып тора торган оешма. Берлек язучыларның кадерен арттыра, аларга үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Анда торучы язучыларның күбесе өлкән яшьтә. Кая чакырсалар да, аларның барасы килә. «Без әле кирәк икән» дигән уй аларны яшәтә.
Берлектә бик күп язучылар бар икәнен беләм һәм күбесенең киңәшмәләргә йөрмәвен дә беләм. Ләкин, әгәр син берлеккә кергәнсең икән, син милләт өчен дә, тел өчен дә, үзең язган әсәрләр өчен дә җаваплысың.