Россиядә «Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект башланды, ул транспорт чаралары белән барлык торак пунктларны берләштерәчәк. Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында узган «Төньяк — Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде.
«Илкүләм проект буенча барлык халыкара юллар төзелешенең алты еллык планын эшләделәр. Барлык халыкара коридорларны, федераль, төбәк һәм муниципаль юлларны бер зур программага керттек»...