«KazanForum»ның мәдәни-агарту программасында ел саен уздырыла торган Халыкара яшь пешекчеләр турниры кысаларында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен махсус кулинар мастер-класс узды. Инициатива Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды.
Бу юлы чара социаль юнәлештә булды: катнашу өчен Яшел Үзән, Питрәч һәм Саба районнарыннан ятим балалар чакырылды. Проектның максаты – яшүсмерләрне кулинария дөньясы белән таныштыру...