Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе» басылып чыкты.
Җыентыкка кергән хикәяләрне төрек теленнән татарчага Асия Рәхимова тәрҗемә иткән. Төзүчеләр: Али Ульви Тәмәл, Фатиһ Кутлу.
«Бу антология төрле йогынтылар кичергән, төрле агымнары булган үзенчәлекле төрек хикәясенең бөтен серләрен ачып ук бетермәс. Шулай да тану-таныштыру юлында беренче ныклы алым булыр», – диде проект җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.