Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева татар артистлары җыр сәнгате аша тамашачыларга тәрбия бирергә, затлы, зәвыклы җырлар башкарырга этәрергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Пирамида» концертлар залында узган «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында әйтте.
«Сәхнәдә җырчы белән тамашачы арасында аралашу бара. Үзебезнең җырларыбыз аша без тамашачыга тәрбия бирергә тиеш. Җыр бүгенге көндә дөньяда бик зур тәрбияви роль уйный. Ул безнең мәдәниятебезнең...