Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә Россиягә үз гаиләсенә кебек мөнәсәбәттә булганын белдерде. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Президент ил халкына уңышлар, бәхет, иминлек теләде.
Аның сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге балаларына артык аз игътибар бирүенә үкенә. Бу хакта ул төрле конфессия вәкилләре белән очрашуда, алардан ил халкының тәүбәләре, үкенечләре турында сораштырганда белгән.
«Без сезнең белән бүген якты бәйрәмнәр – Яңа ел һәм Раштуа алдыннан сөйләшәбез.