Казан кооператив институтында «Пар канатлар» гаилә бәйрәме узды. Чувашия, Ульяновск, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Алексеевск, Кайбыч, Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Түбән Кама, Азнакай, Аксубай, Балтач, Апас, Чистай районнары һәм Казанда яшәүче үрнәк гаиләләр бер мәйданга җыелды. Бу хакта «Татар-информ»га институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, «Татар гаиләсе» фондының идарә әгъзасы Флюра Абдуллина хәбәр итте.
Чара башында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе...