Кукмара районының Мәчкәрә авылында XVIII гасыр азагында төзелгән тарихи мәчеткә ярымай урнаштыру тантанасы булды. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Аллаһ йорты 1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип табылды һәм татар архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.
Узган гасырның 20нче елларында мәчетнең манарасын кисәләр. Бинаны ябалар, ә соңыннан авыл хуҗалыгы максатларында файдаланалар.