Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында яшь татарстанлыларга паспорт тапшыру тантанасы булды. Документларны төбәк парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 22 укучыга тапшырды.
«Бу һәркем өчен дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга. Бу паспортларны алучылар өчен генә түгел, ә якын кешеләре, әти-әниләре, дуслары, укытучылары өчен дә. Әгәр дә бу РФ Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә икән, бу вакыйга сезнең хәтердә гомерлеккә истә калыр дип уйлыйм. Әйткәнемчә, паспорт - кешенең һәм гражданның төп документы...