Зәйдә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Сессия эше алдыннан депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узучы «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты. Бу хакта «Зәй-информ» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
«Бүгенге заманда мәгълүмати чыганаксыз яшәү мөмкин түгел. Физик мөмкинлеге чиклеләр, ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр нигездә газета-журналлар аша җирлек, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булырга күнеккән. Шуңа да һәрбер...