Актаныш районында әдәбият-сәнгать көне, данлыклы якташыбыз, тарихи әсәрләр язу остасы, Габдулла Тукай һәм башка бик күп дәрәҗәле премияләр иясе Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Әдәбият-сәнгать көненең беренче өлеше Актанышның беренче санлы мәктәбендә танылган якташыбыз Вахит Имамовка, аның иҗатына багышланган фәнни-методик тарих кабинетының ачылуы булды. Икенче өлештә язучының иҗаты, әсәрләре, биографиясе, ничек язучы булып китү тарихын шәрехләгән әдәби кичә узды.