«Казан» гаилә үзәге янында Татарстанның иң зур әләмен җәелдерделәр. Студентлар, мәктәп укучылары һәм активистлар 50х25 метр зурлыктагы әләмне ачты. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә.
Чара бүген, 29 ноябрьдә, билгеләп үтелә торган республиканың Дәүләт әләме көненә багышланган. Патриотик акцияне «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә Яшьләр институты оештырды.
ТИСБИ университеты студенты Константин Пчелов фикеренчә...