Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар массакүләм чыгакларда» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конфереция уза. Бүген, конференция эшенең икенче көнендә, пленар утырыш булды. Тарихчылар чыганакларны өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады.
Институт директоры Радик Салихов, социаль һәм милли мәсьәләләргә ачыклык керткәндә, объектив чыганакларга таянып эшләү кирәклеген әйтте.
«Бу эшлекле чара чыганаклар белән эшләү проблемасына багышлана.