Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында уза торган фәнни-гамәли конференциядә Мәскәүдән тарих фәннәре кандидаты, шәҗәрәләр төзүче Юрий Ермолаев катнаша. Ул Липецк өлкәсе архивында очраклы рәвештә Касыйм ханлыгына кагылышлы тарихи чыганак табуын сөйләде.
«Мин югалган дип саналган чыганак таптым. Касыйм өязенең 1710 елгы җанисәп китабы очраклы рәвештә бөтенләй көтелмәгән архивта табылды. Бу җанисәп тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калып барган. Китап Раненбург шәһәре фондында табылды.