Татарстан Дәүләт әләме көнендә Бөгелмә мэры Линар Закиров якташ хәрби хезмәткәренә «КАМАЗ» автомобиле тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ул махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташ хәрбиләргә зур ярдәм күрсәтә торган предприятие - ГКС склады территориясендә тапшырылды. Комплектланган автомобильне яралыларны эвакуацияләү һәм ташу өчен кулланачаклар.
«Изге эш өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә!