Балтач балалары махсус хәрби операция зонасына хатлар язды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле кешеләр махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга хат язды. Бөтен булган изге теләк-хыялларын ак кәгазьгә төшереп, хатның тышлыгын матур рәсемнәр белән бизәде катнашучылар.
Бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен һәркем үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырыша. Бу эштә мөмкинлеге чикле кешеләрнең дә тырышлык куюы күңелле күренеш булып тора.