Кариев театры директоры Илнур Гайниев «Һөнәр» фестивале башланып китәчәк 3 декабрь көнен «Булат көне» дип атады. Казанда «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале 3 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр үтәчәк.
«Фестиваль программасындагы беренче спектакль - Буа театрында Булат Гатауллин куйган «Гөлҗамал» спектакле. Шул ук көнне кичен яшь режиссерның Кариев театрында куелган «Шайтан. Егет, Кыз» спектакле премьерасы көтелә. Фестивальнең тантаналы ачылышы да шул вакыт булачак», – дип сөйләде театр...